Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский мәктәбендә җирле үзидарә ветераны белән очраштылар

Ел саен 21 апрельдә Россиядә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Октябрьский поселогы урта мәктәбендә “Җирле үзидарә көне” темасы буенча дәрес узды. Очрашу барышында җәмгыять белеме укытучысы Г.Шәмсетдинова җирле үзидарә турында, җирле хакимият органнарының функцияләре, бурычлары, максатчан программалар һәм гамәлдәге проектлар турында сөйләде. Шулай ук укучылар тема буенча видеоролик карадылар.

Мәктәп укучылары белән очрашуга күп елллар җирле үзидарә органнарында эшләгән, ветеран Хәйретдинов Рәшид Гарәфетдин улы чакырылган иде. Ул укучыларга үзгәртеп кору елларында авыл советы рәисенең җаваплы һәм авыр эше турында, Октябрьский авыл Советының авыл хуҗалыгы үсешендә зур казанышлары өчен хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүе турында сөйләде. Рәшит Гарәфетдин улы укучыларга яхшырак укырга һәм куелган максатларга ирешергә тырышырга киңәш итте. 

Шулай ук чарада авыл китапханәчесе чыгыш ясады, ул җирлек үсешенә зур өлеш керткән депутатлар турында сөйләде.

Укучылар өчен тема кызыклы булып чыкты, дәрес җылы, дустанә атмосферада узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев