Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский Бистәсендә Бөтендөнья су ресурслары көне узды

Ел саен 22 мартта Бөтендөнья су ресурслары көне (Су көне) билгеләп үтелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тормышта суның әһәмияте, су ресурсларын ничек сакларга кирәклеге турында сөйләү бик мөһим.

Бу дата уңаеннан Октябрьский Бистәсе балалар бакчасында «Су - безнең тирәбездә» дигән тематик көн узды. Көн дәвамында сабыйлар белән "Су турында без нәрсә беләбез?", "Су кайда яшеренә" дигән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар “Табигатьтә су әйләнеше” төшенчәсе белән таныштылар, суның төрле торышын искә төшерделәр. Кызыксынып, мавыктыргыч тәҗрибәләр, уеннар-экспериментлар үткәрделәр, анда суның нинди үзлекләргә ия булуын белделәр, балалар суны төрле халәттә: кар, боз, сөңгеләр - болар барысы да күпкырлы су. Су булмаса, елгаларда, диңгезләрдә һәм океаннарда яшәүчеләр генә түгел, бәлки планетада барлык тере организмнар да яши алмаячагын, суны сакларга кирәклеген белделәр. Аннары балалар суга суганнар утырттылар, һәм аның үсүен күзәтәчәкләр. Алар суганның суда үсәме, әллә җирдә генәме дигән сорауга җавап эзлиләр.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре су көнен билгеләп үтеп, балалар суның кеше ярдәмчесе булуын һәм су ресурсларын сакларга тырышуын истә тотарлар дип ышанып калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев