Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский бистәсе мәктәбендә парламент дәресе узды

Октябрьский урта мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге эш» шигаре астында парламент дәресе узды. Ул Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәмсетдинова Гүзәлия Габделбәр кызы үткәрде. 9 класс укучылары Октябрьский бистәсендә МХО  катнашучылары турында сөйләделәр. 

Чарада Татарстан Республикасы сугыш инвалидлары һәм ветераннары берлегенең Югары Ослан территориаль бүлеге рәисе Сергей Александрович Плеханов һәм МХОда катнашучы Александр Николаевич Фролов катнашты.  

Сергей Александрович үзенең хәрби хезмәте турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Балалар хөрмәтле кунакны игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Александр Фролов туган җирләренә хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Укучылар белән очрашуда ул солдат хезмәте, үзенең хәрби бурычлары турында сөйләде, хәзерге заман хәрбие физик яктан гына түгел, ә тирән белемгә дә ия булырга, катлаулы ситуацияләрдә карарларны тиз кабул итә белергә, үз-үзен даими үстерүгә һәм укытуга әзер булырга тиеш, дип ассызыклады.

Александр Николаевич шулай ук махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен туганнарының һәм бөтен җәмгыятьнең мораль ярдәме бик мөһим, дип билгеләп үтте, балаларга ихлас хатлары һәм открыткалары өчен рәхмәт белдерде. 

 Очрашу кысаларында укучылар сугыш көннәре, солдатларыбызның кораллануы, алгы сызыкта яшәүнең көнкүреш шартлары, очрашырга туры килгән кыенлыклар турында сораулар бирделәр.

Дәрес барышында балалар белән «Ватанга хезмәт» гыйбарәсен ничек аңлаулары, үз иленә хезмәт итүнең ни өчен мөһим булуы, үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышларга теләүчеләр өчен нинди шәхси сыйфатларга ия булулары һәм бу сыйфатларны тәрбияләп буламы дигән сораулар каралды. Укучыларның ватанпәрвәрлек, тугрылык, үз илебез өчен мәхәббәт һәм горурлык, Россия хакына риясыз хезмәт итәргә әзер булуларын чагылдырган җавапларын ишетү күңелле булды.

Әңгәмә ахырында укытучылар һәм балалар сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын теләделәр. Мондый очрашуның төп максаты – хәрби  хезмәт турында сөйләү генә түгел, яшьләрдә үз илең өчен горурлык хисе, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев