Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский бистәсе мәктәбе язгы өмәләргә кушылды

Өмә “Бергәләп дөньяны яхшырак итәбез!” шигаре астында узды.

Октябрьский урта мәктәбе укучылары традицион язгы өмәдә катнаштылар. Бу чара чын чисталык һәм тәртип бәйрәменә әверелде. Укытучылар җитәкчелегендә балалар энтузиазм белән эшләделәр. Алар мәктәп тирәсен тәртипкә китерделәр: чүп-чарны җыештырдылар, коры ботакларны кистеләр, юлларны себерделәр, шулай ук чәчәк түтәлләрен чистарттылар. Уку йорты тирәсендә уңайлы һәм матур атмосфера тудыруга һәркем үз өлешен кертте.

Өмә - мәктәпне тагын да матуррак итү мөмкинлеге генә түгел, укучылар өчен инициатива, бердәмлек һәм җаваплылык күрсәтү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Балалар бер-берсенә булышып, күңелле вакыт үткәреп, бердәм эшләделәр. Әлеге көн барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф һәм рух китерде.

Без мондый чаралар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә һәм мәктәп традицияләрен ныгытуга ярдәм итә дип ышанабыз. Барлык катнашучыларга да активлык һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт!, - ди мәктәп җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев