Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский бистәсе балалары спорт белән дус

Октябрьский бистәсе балалар бакчасында «Без спорт белән дус» девизы астында спорт бәйрәме узды, анда төркемнең кече һәм өлкән балалары тәрбияче Рузилә Фәрит кызы белән бергә үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.

Сәламәтлеккә багышланган көнне кызыклы формада үткәрделәр: уеннар, эстафеталар һәм, әлбәттә, музыкаль күнекмәләрдән башка да узмады. Әлеге көн балаларда күңелле ярышлар белән истә калды: витаминнарны кем тизрәк җыя, зарарлы һәм файдалы ашамлыклар. Балалар ярышларда катнашып, үз көчен, җитезлеген, зирәклеген күрсәтә алды.

Мондый сәламәтлек көннәрен үткәрү мәктәпкәчә яшьтәге балаларда физик һәм психик сәламәтлекне ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Бу көн сәламәтлек өчен файдалы үтте, «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» дип юкка гына әйтмиләр бит.

Балалар бакчасында Сәламәтлек көне бик мавыктыргыч һәм эчтәлекле үтте, яз кебек аяз, кояшлы, шатлыклы булды, балаларның һәм өлкәннәрнең кәефләрен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев