Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалары Габдулла Тукайның әкияти дөньясында булдылар

Татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт алды.

Чараның максаты балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, бөек татар шагыйренең әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру аша балаларны татар әдәбиятына җәлеп итү.

Октябрьский балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре бөек шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган «Тукайның әкияти дөньясы» әдәби сәяхәтендә актив катнаштылар. Балалар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең авыр балачагы турында белделәр. Алар «Туган тел», «Яңгыр һәм кояш», «Мәзәк укучы» шигырьләре, шулай ук “Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм сарык” әкиятләре  белән таныштылар. Очрашу барышында балалар шулай ук шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен иллюстрация буенча аңладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Балалар бакчасының татар теленнән тәрбиячесе «Г.Тукай әкиятләре иленә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе әзерләде, анда шагыйрьнең китаплары белән якыннан танышырга мөмкинлек туды.

Сәяхәт азагында балалар Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» әсәре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев