Октябрьский балалары бәйрәм символын ясадылар
Октябрьский балалар бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Ромашкалы болын» бәйрәме узды.
8 июльдә иң җылы, иң яраткан Бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Безнең илдә ул иң яшь бәйрәмнәрдән санала. Бу төшенчәләрдә барыбыз өчен дә — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык – кирәкле, үзебезнеке, әмма шул ук вакытта барыбызга да җылылык, ярдәм, тынычлык, бәхет тою кирәк, ә алар гаилә дә табыла.
Балалар белән «Ромашка - гаилә, тугрылык мәхәббәте символы», «Кеше тормышында гаилә» дигән темага әңгәмәләр үткәрелде, алар Петр һәм Феврония тормышлары белән таныштылар. Балалар тәрбиячене зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. «Ромашка җый» конкурсында актив катнаштылар. Балаларны кызыксындырган иң кызыклы шөгыль – бәйрәм символы – ромашка ясау булды. Балалар бик тырышып, пөхтә итеп эшләделәр. Барысы да үзләренең бүләкләрен иң яхшысы булуын теләделәр. Алар ромашка тылсымга ия һәм үзләренең гаиләләрендә теләкләрен үтәр, дигән карарга килделәр. Балалар бу символны - чәчәкне әти-әниләренә шатланып бүләк иттеләр. Аларның күңелләрендә бәхет тату, ышанычлы һәм нык гаиләдә дигән иң мөһим фикер калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев