Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалары әти-әниләренә йөрәкләрен бүләк иттеләр

22 декабрьдә илебездә «Тормыш өчен рәхмәт» бөтенроссия бәйрәме билгеләп үтелә.

Әлеге көнне без әти-әниләргә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә һәм без аларны никадәр нык яратканыбызны әйтергә тиеш. Бәйрәмнең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ата-аналарга мәхәббәт, хөрмәт һәм рәхмәт, гаиләләре өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Октябрьский балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре “Тормыш өчен рәхмәт!” исемле Россиядә иң яшь бәйрәмнәрнең берсендә катнаштылар. Балалар белән тату бәхетле гаилә турында әңгәмә үткәрелде, чөнки гаиләне ныгытуның иң дөрес ысулы – мәхәббәт, ышаныч, өмет, максатчанлык һәм хезмәт сөючәнлек. Ата-аналарга рәхмәтләрен белдерү өчен балалар тәрбиячеләре белән бергә йөрәк рәсемнәре ясадылар, ярату һәм рәхмәт сүзләре белән әти-әниләренә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев