Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалар бакчасында Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Бу көн аерым әһәмияткә ия, чөнки телсез дөнья булмас иде. Тел - ул безнең фикерләү, аралашу һәм иҗат итү коралы. Һәр халыкның кабатланмас мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре бар, ә тел аларның алыштыргысыз символы булып тора. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән үк үз мәдәниятеңә һәм туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү мөһим.

Октябрьский балалар бакчасының өлкән һәм кече төркемнәрендә әлеге көнгә багышланган дәресләр узды. Балалар дәресләрдә бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, илебездә күп милләтләр яшәвен белделәр һәм «Туган телең нинди?" дигән әңгәмә үткәрделәр.

Балалар әңгәмә ахырында һәр халыкның үз теле булуын, әмма барыбызны да рус теле берләштерүен, һәм һәр халык үз гореф-гадәтләрен белергә һәм яратырга, башка халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиеш дигән нәтиҗә ясадылар. Дәрестә татар телен белүләрен күрсәттеләр, татар халык бизәкләрен, киемдәге бизәк элементлары, татар бизәкләренең кайбер символлары белән таныштылар, балалар милли киемнәрдәге курчаклар белән уйнадылар. Бу шөгыль балаларга үзләренең мәдәниятләрен тоярга, шулай ук туган телне саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев