Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ноябрь аена халык сынамышлары

Көзнең соңгы аенда безне нинди сынамышлар көтә икән?

- Ноябрьдә яшен яшьнәсә, кышын кар аз булачак.

- Ноябрьнең беренче көннәрендә үк кар ятса, яз иртә килә.

- Беренче кар коры булса, җәй яхшы килер, ашлык уңар.

- Беренче кар туң төшмәгән җиргә яуса һәм тиз эремәсә, яз иртә килә, умырзая күп була. Туң җиргә яуса, уңыш яхшы булачак.

- Көзен агачларның яфрак коюы артык озакка сузылуы - кышның озын булуына.

- Елгаларда боз көзен шадраланып катса, ашлык яхшы булыр.

- Көзен кар озак ятмаса, ашлык начар булыр.

- Кар җиде мәртәбә явып, җиде мәртәбә эреп бетсә, киләсе җәйдә ашлык яхшы булыр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык сынамышлары