Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Нечкәбил-2024”тә Гыйзәтуллиннар гаиләсе район данын яклый

Раил һәм Марина Гыйзәтуллиннар гаиләсе актив тормыш позициясе белән районыбыз педагоглары арасында киң танылган.

Быел май аенда Гыйзәтуллиннар гаиләсе ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2024” республика конкурсында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе ярдәмендә «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашу өчен гариза биргән иде. Конкурсны Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. 

«Ныклы гаилә территориясе» дигән техник биремне уңышлы үтәп һәм жюрига үз гаиләләре турында видео тәкъдим итеп, Гыйзәтуллиннар автомат рәвештә ярымфиналга чыктылар.

Конкурс кысаларында Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрә. 

17 июльдә Раил Хәбибулла улы һәм Марина Владимировна башка конкурсантлар белән бергә Зилә Вәлиева рәислегендә узган VI Республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумының «Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү» темасына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы конференциясендә катнаштылар.

Хәзер Гыйзәтуллиннар ярымфиналга әзерләнә, анда утыз гаиләдән бары тик унны гына сайлап алачаклар. Ярымфиналда аларга нибары биш минут эчендә үз гаиләләренең тормышын, аның традицияләрен, гаилә истәлекләрен һәм хәтта гаиләнең иң яраткан ризыгын тәкъдим итәргә кирәк булачак. Ике кызы ирләре белән әти-әниләренә актив ярдәм итә, әмма төп иҗади илһамландыручылар булып, әлбәттә, ике оныгы-Ризван һәм Раян тора. Әзерлек күп вакытны, көчне, матди чыгымнар ала, әмма Равил белән Марина Гыйзәтуллиналар үз балаларының гына түгел, хезмәттәшләренең, укучыларының һәм район хакимиятенең дә ярдәменә өметләнәләр.

Ярымфинал 14 сентябрьдә Казанда, В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда узачак. Гыйзәтуллиннар гаиләсенә уңышлар телибез һәм алар безнең районны республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итәрләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев