Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Нәни пассажирларның иминлеге махсус контрольдә

Югары Ослан районында яшь пассажирларны йөртүне контрольдә тоту буенча профилактик операция дәвам итә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны транспортта йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирә.

Рейдлар барышында инспекторлар хокук бозуларны ачыклап кына калмыйча, машина йөртүчеләр белән аңлату әңгәмәләре дә үткәрә. Операциянең беренче көннәрендә балаларны дөрес йөртмәгән өчен биш административ беркетмә төзелгән. Полиция хезмәткәрләре балаларның иминлеге өлкәннәрнең җаваплылыгыннан башлана дип искәртә.

Кагыйдәләр буенча, 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта бары тик махсус тоту җайланмаларында гына булырга тиеш. Арткы утыргычлардагы кечкенә пассажирлар өчен шулай ук махсус таләпләр каралган - баланың яшенә һәм параметрларына туры килә торган автокреслолар яки бустерлар куллану. Белгечләр билгеләп үткәнчә, автомобильдә иң куркынычсыз урын - үзәк арткы утыргыч, анда балалар креслосын урнаштырырга киңәш ителә.

Җиде яшьтән кечерәк балаларны машинада ялгыз калдыруны тыюга аерым игътибар бирелә. Олы кешенең кыска вакытта машинада булмавы да фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе барлык машина йөртүчеләрне бу гади, әмма имин тормыш өчен мөһим кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев