Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Муса Җәлил - халкым улы

25 августта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлеменә 79 ел булды.

Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова "Муса Җәлил-халкым улы" исеме астында танып-белү сәгатен үткәрү өчен авыл китапханәсенә экскурсия оештырды.   

Китапханәче Сания Сәлимуллина Муса Җәлилнең  фаҗигале язмышы,  фашистлар тоткынлыгында уздырылган куркыныч вакыты, концлагерьда  бердәнбер коралы булган, әсирлектә язылган шигырьләренең Россиягә ничек эләгүе турында сөйләде. Җәзалаулар да, үлем камералары да шагыйрьнең ихтыярын сындырмаган. Ул Ватанга хыянәт итмичә җәзалап үтерелә. Муса Җәлил исеме кешелеклелек, батырлык символы булды. Ул кайнап торган эшчәнлек белән тулы кыска, ләкин якты тормыш кичерә.  

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган «Минем шигырьләрем – тере шаһитлар» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен М. Җәлилнең шигырьләре укылды, балалар үзләре дә шигырьләрне яттан сөйләделәр.

Икенче өлештә Гөлназ Фәттахова герой шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында викторина үткәрде. Балалар сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирделәр. Дөрес җавап бирүчеләргә  китапханәче йолдызчыклар тапшырды. Һәрбер катнашучыларны  бүләкләр белән шатландырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев