Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мөселман дөньясы Мәүлид кичәсен каршылый

Агымдагы елның 15 сентябреннән барлык мөселман дөньясы изге Мәүлид ән-Нәби аена керде

Бүген олуг кичә - МӘҮЛИД бәйрәме кичәсе - бөтен дөньяга иң күркәм үрнәк булган нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ-нең туган көне.

Барлык галәмнәрнең Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмед-сәнә (мактау) һәм шөкерана кылыйк.
Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ-гә чын күңелебездән чыккан сәламнәр юллап, салаватлар әйтик, изге догада булыйк!

МӘҮЛИД - гарәпчә ТУУ дигән сүз.
МӨХӘММӘД Пәйгамберебез ﷺ туган көн.
МӘҮЛИД кичәсеннән башлап, җир йөзендә Ислам нуры җәелгән, күп могҗизалар пәйда булган. Аллаһы Тәгалә МӨХӘММӘД Пәйгамбәр ﷺ-гә Ислам динен җәелдерергә, бәндәләрне шул хак дингә өндәргә боерган. Аллаһы Тәгаләнен иң якын Илчесе буларак, Рәсүлебез ﷺ тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте.

Мәүлид аенда мәчетләрдә вәгазьләр укыла. Күп итеп салаватлар әйтелә, хәер, садака, зәкят өләшенә. Күп кенә дини чаралар, мәҗлесләр үткәрелә.
Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә - ярдәм, күңелләребезгә - канат, җаныбызга - дәрман, холкыбызга - сабырлыклар бирсен! Раббыбыз күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча Галәмгә муллык вә сәгадәт, тынычлыклар насыйп итсен иде!
Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев