Миңнеханов парклар һәм скверлар өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә өндәде
Татарстанда 2027 елда үзгәртеп корылган төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Республика халкы барлык районнарда һәм шәһәрләрдә парклар, скверлар, яр буйлары, урамнар һәм бульварларны 178 варианттан сайлый ала.
Татарстанда һәр кеше ике елдан соң шәһәр яки авылның ничек үзгәрүенә йогынты ясый ала. Хәзер республикада 2027 елда тәртипкә китереләчәк төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү бара. Сайлау өчен парклар, скверлар, яр буйлары, урамнар һәм бульварлар тәкъдим ителгән. Барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында барлыгы 178 җәмәгать урыны бар. Һәрбер тавыш мөһим.
Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге каналында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде. Ул ассызыклаганча, территорияләрне үзгәртеп кору эше «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында алып барыла, ул «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектына керә. Проект инде үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. 2017 елдан Татарстанда 268 иҗтимагый киңлек яңартылды. Элеккеге бушлыклар һәм ташландык урынныр балалы гаиләләрнең, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең яраткан ял итү урыннарына әверелде.
Рөстәм Миңнеханов республика халкын тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. Үзеңнең вариантны 12 июньгә кадәр сайларга мөмкин. Һәр кеше тавыш биргән саен, беренче чиратта нинди территорияләрнең төзекләндерүгә мохтаҗ булуы төгәлрәк аңлашылачак. Чөнки хакимиятләргә көн саен бу паркларда йөрүчеләрнең, бу яр буйларында һава сулаучыларның, балаларны бу скверларга йөртүчеләрнең реаль фикерен белү мөһим.
Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләре туктатылмый. Ел саен республикада яңа заманча ял итү зоналары барлыкка килә, алар халыкны һәм кунакларны җәлеп итә. Киләсе үзгәртеп кору татарстанлыларның нинди объектларны сайлавына бәйле. Тавыш бирү ачык, һәркем өчен мөмкин. Сезнең шәһәрдә яки районда нинди парк яки сквер матур һәм уңайлы булырга тиешлеген әйтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Сезнең тавышыгыз - алдагы елларга республика йөзенә керткән өлешегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев