Милли мәгариф яңалыклары
Ноябрь ае туган телебезне саклап калу һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган чараларга бик бай булды.
- Рустелле тәрбиячеләр арасында ел саен уздырыла торган “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дип аталган республикакүләм конкурс балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең үзенең дәүләт теленә мөнәсәбәтен, белемгә омтылышын, күрше милләт вәкилләренә карата булган игътибарын билгели торган бәйге. Ул районыбыз үзәгендә урнашкан “Кояшкай” исемле билингваль (ике телдә тәрбия бирүче) мәйданчыкта узды. Катнашучылар арасында “Кояшкай”, Каенкай”, “Салават күпере” һәм Макыл авылы балалар бакчалары бар иде. “Кояшкай” тәрбиячесе Светлана Ширяева беренче урынны яулады һәм район данын республикада яклаячак.
- Инде тугыз ел рәттән «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе уза. Аның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, туган телебезгә карата мәхәббәт уяту. Югары Ослан мәктәпләрендә акция 9-10 ноябрь көннәрендә 10 мәйданчыкта узды. Ә район үзәге мәчетендә район җәмәгатьчелеге җыелып, үзләренең телләренә булган мөнәсәбәтен дәлилләде. Акциядә барлыгы 722 кеше катнашты.
- Ноябрьнең беренче декадасында Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү, саклау һәм аңа ярдәм итүне максат итеп куйган “Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурста да безнең балалар бик теләп катнаша башлады. Бу мәртәбәле бәйгедә Югары Ослан мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасыннан 24 бала (шул исәптән рус телле балалар да) катнашып, Халыкара дәрәҗәсендәге дипломнар алды.
- 15 ноябрьдә Иннополис мәктәбендә татар теле укытучыларының «Мәгълүмати - коммуникатив технологияләрне кулланып, татар телен укыту сыйфатын камилләштерү» темасына методик семинары узды. Иннополис мәктәбе директоры урынбасары О.В.Мостаева үзенең кереш чыгышында күпмилләтле ата-аналарның туган (татар) телен сайлавындагы (ул сан гомуми санның 49%ын тәшкил итә) кыенлыклар турында сөйләде. Мәктәп укучылары татар, рус, инглиз телләрендә мәктәп буйлап кызыклы экскурсия үткәрделәр. Семинарның төп максатын Иннополис мәктәбенең татар теле укытучысы В.Т.Гомәрова белән берлектә тормышка ашырып: дәресне карадылар һәм аны федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре күзлегеннән анализладылар; балалар белән бергә дәрестән тыш эшчәнлек белән таныштылар; «мультимедиа интерактив дидактик уеннар булдыру» мастер-классында катнаштылар.
- Республикабызда Халыклар бердәмлеге көне алдыннан ел саен үткәрелә торган "Зур этнографик диктант" акциясе уза. Бу чарада Россия һәм чит илләрдә яшәүче яшенә, белеменә, диненә һәм гражданлыгына карамастан миллионлаган кеше катнаша. 7 ноябрьдә акциягә Югары Осланның барлык мәгариф оешмалары да теләктәшлек күрсәтте һәм үзләренең этнографик грамоталылык дәрәҗәсен тикшерде, 30 сорауга җавап бирде. Бу эштә бигрәк тә активлык күрсәтүчеләр арасында Олы Мәми һәм Яр Морквашы мәктәпләре укучылары булды.
- 2024 елга “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм грантында быел Югары Ослан, Матюшино, Печище мәктәпләре һәм “Каенкай” балалар бакчасы оешмалары катнашып, район белем бирү учакларына бик кирәк булган 500 000 сумлык Грантка проектлар яздылар. Алар арасыннан икесе – Югары Ослан мәктәбе һәм “Кояшкай” балалар бакчасы икенче этапка узды. Нәтиҗәләрне көтәбез һәм аларга уңышлар теләп калабыз.
- 17 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрнең республика конкурсында Макыл мәктәбенең татар теле укытучысы М.Гордееваның җиңү яулавы турында билгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев