Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәхәббәт - ул гомерлек

Аларның гаилә бәхетенең сере - бер-берсен бер караштан, бер сүздән аңлап яшәү.

Тормыш юлын мәгънәле, төрле эшләрдә сынап карап, дәрәҗәләрен югалтмаган, алган белемнәрен, тәҗрибәләрен балаларына тапшырган гаиләләр бар безнең районда.

Маннапов Тәльгат Гарифулла улы Татар Макылында туып үсә. Туган авылында унны бетереп, ерак Камчатка якларында Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, ил алдындагы изге бурычын үти. Армиядән соң бәхетенә каршы Макыл участок дәваханәсенә машина йөртүче булып урнаша. Ә булачак тормыш иптәше - Лениногорск кызы Ландыш Кашиб кызы Бөгелмә медицина училищесында белем ала. Аны юллама белән Югары Ослан районына җибәрәләр. Дус, тату Макыл дәваханәсе коллективы аны якты йөз белән каршы ала. Алай гына да түгел, гомерлек тормыш иптәшендә шушында очрата ул. Килгән елны ук, беренче күрүдән үк гашыйк булалар алар, озакка сузмыйча туйлар ясап уртак тормышларын башлап җибәрәләр. Кайната-кайнана белән уртак тел табып, килешеп яшиләр. Ландыш ханым аларны җылы сүзләр белән искә ала, аларга рәхмәтле булуын, кайнанасының сабырлыгын, изгелеген, балаларны үстерүдә булышуын беркайчанда онытмавын әйтә. Гаиләдә Илнур, Руслан, Эльвира туа. Ул елларда Маннаповлар күп итеп хайваннар тота, бакча үстерә, балалар булышып, хезмәт белән тәрбияләнә. Өч балаларына да алар югары белем алырга булыша, өчесе дә Казан дәүләт университетын тәмамлыйлар. Бүгенге көндә алар тормышлы, гаиләләрендә балалар үстерәләр, үзләре дә аларны олы тормыш юлына озату белән мәшгуль.

Тәльгат Гарифулла улы хезмәт юлын сельхозтехникада дәвам итә.  1990 еллар Совет кешесенең яшәешенә үз төзәтмәләрен керткәнгә күрә, совхоз, колхозларның эшчәнлеге бетә. Шул елларны ул биш елга биш мең гектар җирне арендага алып, кооператив ача: авылдашлары белән бергәләп иген үстерәләр, мөгезле эре терлек асрыйлар. Ә соңыннан тормыш тәҗрибәсе аны крестьян хуҗалыгы ачып җибәрергә этәрә. Яшелчәләрнең төрле төрләрен һәм иген үстерү белән шөгыльләнәләр. Ул елларда үзенең хезмәттәшләре белән 80нән артык йорт кына салалар алар. 1996 елда Татарстан Республикасы буенча иң күп уңыш алып, беренче Президентыбыз М.Шәймиев кулыннан Мактау грамотасы, акчалата бүләк алуга ирешәләр. Бүгенге көндә әтисенең эшен улы Руслан дәвам итә.

Ландыш ханым лаеклы ялга чыкканчы яраткан коллективында эшли. Ул вакытларда бергә эшләгән хезмәттәшләрен олы хөрмәт белән сагынып искә ала.

Бүгенге көндә Маннаповлар зур, матур, җылы, чәчәкләргә күмелгән йортларында гомер итәләр. Күп санлы туганнары, балалары, оныклары белән очрашудан тәм табып, тату булып, ярдәмләшеп яшиләр. Уртак тормыш алып баруларына 50 елдан артык вакыт узса да араларында мәхәббәт сүрелмәгән, бер-берсен саклап, куандырып, балаларының гаиләләренә үрнәк булып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев