Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәвлия Әкбирова: “Җаның тыныч, күңелеңә рәхәт булса гына, кулыңа җеп белән энә тотып чигеп утыра аласың”

Үзеңнең иҗади хезмәтең белән бүлешү, күрсәтү үзенә бер шатлык.

Районыбызда төрле мәдәни чаралар үткәргәндә ак яулыклы, мөләем йөзле, тыйнаклыгы, сабырлыгы йөзендә чагылган әлеге ханымны үзенең кул эшләре белән еш күрергә була. Ул чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, кулъяулыклар беркемне дә битараф калдырмый.

Ул безнең авылдашыбыз Мәвлия Гайнан кызы Әкбирова. Кама Тамагы Чаллы авылы кызы, гаиләдәге җиде баланың иң олысы, эне-сеңелләренең бүгенге көнгә хәтле терәге, киңәшчесе. Күрше Кариле авылы егете Хәерҗан белән гаилә корып, 54 елдан артык яшиләр алар. Өч балага гомер бирәләр. Өйләнешкәч Казанга китеп урнашалар, икесе дә төзелеш өлкәсендә эшләп, фатирлы булалар. Ә гаилә башлыгының уенда гел авылга кайтып тору була. Югары Осланда Мәвлия апаның дүрт энесе, сеңлесе килеп, урнашып, яши башлаган еллар була ул. Аларда Югары Осланга күченәләр, җир алып, йорт салып чыгалар. Югары Осланны ошатып, шатланып яши башлыйлар, хайваннар асрыйлар, бакчалар үстерәләр. Мәвлия апа ипи пешерү комбинатында, ә Хәерҗан абый балалар бакчасына каравылчы булып урнаша. Бүгенге көндә гомер иткән тормыш иптәше вафат инде. Кызы Гөлшат, улы Иршат гаиләләре белән Казанда яши. Ә улы Илгиз, хатыны, өч баласы белән терәк булып янәшәдә.

Чигү эше белән Мәвлия апа балачактан бирле шөгыльләнә. “Әни китап укырга бирми иде, үзе дә текте, чикте, бәйләде, мине дә шуңа өйрәтте, күп нәрсәгә аннан өйрәндем. Шул еллардан бирле яратып чигәм, бәйлим. Балаларга, үземә күлмәкләргә хәтле бәйләдем. Күп вакытта кичләрен эшлим. Чиккәндә, бәйләгәндә күңелемә тынычлык иңә, ял итә, фикерләрем җайга салына. Яшьлегемне, үткән гомеремне, балалар үскән вакытларны искә төшерәм. Ирем бик ипле кеше булды. Җаның тыныч, күңелеңә рәхәт булса гына, кулыңа җеп белән энә тотып чигеп утыра аласың. Гаиләнең җылысы өчен иремә рәхмәтлемен, бик яхшы кеше иде, әйбәт яшәдек, кулыннан бар эштә килде.”, - дип сагынып искә төшерә Мәвлия апа.

Аның өендә матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Чиккән эшләнмәләр, хәзерге көндә күпләр яратып шөгыльләнә торган алмаз мозаикасы картиналары диварларда үз урыннарын алганнар.

– Чигү яратып эшләгәндә читен түгел.  Күңелеңә рәхәт булса, куллар үзләре эшли. Иң мөһиме – башта тукымага бизәкләрне төшерәм. Аннары инде матур төсләр сайлап чигәсе генә кала, ә бизәкләрне кая барсам да, иң беренче матур өйберләргә күзем төшә, истә калдырырга тырышам, кибетләргә керсәм, иң беренче чигү җепләре, сәйләннәр карыйм. Төрле чараларга, күргәзмәләргә чакыралар икән, кире какмыйм, шатланып барам. Үзеңнең иҗади хезмәтең белән бүлешү, күрсәтү үзенә бер шатлык. Бүләк тә итәм, сорыйлар икән, сатам да – ди ул.

Күңел җылысын, күз нурларын салып, яратып башкарган эшләр генә соклану уята. Алдагы көннәрдә дә Мәвлия апага иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев