Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино балалары өчен “Алларын да алырбыз” дип аталган йола бәйрәме узды

Әлеге бәйрәм рус һәм татар телләрендә барды.

28 апрель көнне китапханә мөдире Лилия Садеева “Саф” төркеме белән бергә ( җитәкчесе Айгөл Нуриева) Матюшино балалары өчен “ Алларын да алырбыз”  дип аталган йола бәйрәме уздырды. Авылның яшь талантлары  матур костюмнарда “Кичке уен” –йола күренешләрен уйнадылар, элекке заманнарда яшьләрнең ничек язны каршылауларын –“Җимчәчәк бәйрәме”, “Йомырка бәйрәме”ннән  өзек күрсәтелде. Ул бәйрәм гадәттә Сабантуй алдыннан үткәрелгән. Балалар ул көнне матур күлмәкләр, кызыл тукымадан капчыклар тегеп көтеп алганнар.

Бәйрәмгә килгән барлык балалар биеделәр, “Бормалы су”, “Яз килә”, “Зәңгәр чәчәк” җырларын башкардылар, табышмаклар чиштеләр, милли уеннар уйнадылар.

Әйлән-бәйлән дә электән яратылган уен. Ул балаларны гына түгел, олыларны да җәлеп итеп тора, анннан башка бер бәйрәм дә узмаган.

Кечкенә артистлар “Кәрия-Зәкәрия”, “Гөлбану” кебек уеннар оештырдылар . Җитезлек, тизлек үстерү өчен балалар “Талчыбык”, “Табагач”, “Чабата” кебек халык уеннары уйнадылар. Чараны баянчы Фәнис Җиганшин уйнавы ямьләндереп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев