Мәмәтхуҗада зарарлы гадәтләргә «Юк” диләр
Һәр кешедә зарарлы гадәтләргә тартылу бар. Кемгәдер алар зарарсыз тоела, ә башкаларда алар аркасында җитди проблемалар барлыкка килә. Әмма чынлыкта барлык зарарлы гадәтләр кеше организмына һәм үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясый.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында яшүсмерләр белән зарарлы гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә узды. Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларга начар гадәтнең нәрсә икәнен, нинди гадәтләрнең файдалы булуын, ә кайсыларының сәламәтлеккә зыянлы булуын сөйләде. Кызлар һәм малайлар начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Сәламәт яшәү рәвеше – ул заман таләбе. Сәламәт булу модага һәм абруйлы сыйфатка әйләнде.
Әңгәмә барышында тематик буклетлар, зарарлы гадәтләр һәм алардан котылу ысуллары, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше үрнәкләре тасвирланган рәсемле басмалар таратылды. Чара яшүсмерләргә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм үз гомерләрендә начар гадәтләргә юл куймаска кирәклеген искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев