Мәмәтхуҗада Тукай әкиятләренә сәяхәт кылдылар
21 февральдә Туган телләр көне билгеләп үтелә. Бу көн мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше булган туган телләребезне саклау һәм аңа хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерә.
Халыклар бердәмлеге елында, туган телләр көне алдыннан, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Тукай әкиятләре буенча викторина үтте. Габдулла Тукай иҗатында әкиятләр аерым урын алып тора. Аның әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы тарихлар бик күп. Ләкин аның геройлары кешеләрнең тормышын каралтмый, әкиятләрдәге беркатлы һәм ышанучан урман җан ияләре, алар белән бәрелешүдә кеше һәрвакыт җиңүче булып чыга.
Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балалар белән Габдулла Тукай әкиятләре дөньясына сәяхәт ясадылар, шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Аннары балалар белән авторның әкиятләрен искә төшерделәр һәм «Әкиятне әйт» уенын уйнадылар. Сәяхәт азагында балалар бик теләп шагыйрь әсәрләре буенча әдәби викторинада катнаштылар, аның җавапларын Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәрдән таптылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев