Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада шахмат тактасының серләренә төшенделәр

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында танып-белү сәгате үткәрелде.

Чара барышында мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларга шахматның нинди серле һәм могҗизалы дөнья икәнен сөйләде. Ерак Һиндстанда уйлап табылган уен борынгы заманнардан ук бик күп үзгәрешләр кичергән. Түгәрәк һәм цилиндр формасындагы такталарда шахматлар да барлыкка килгән, мәсәлән, Кытайда үзгәртелгән фигуралар белән бу уен «сянцы» исемен алган, Япониядә шахматларны гади квадратларга, теге яки бу фигураны белдерә торган иероглифлар белән тактада уйныйлар һәм уен – «сеги»дип атала. Шунысы гаҗәп, әлегә кадәр бер генә компьютер да шахматтагы комбинацияләрнең төгәл санын саный алмаган.

Балалар уен турында күп мәгүлүмат белеп кенә калмадылар, үз көчләрен практикада сынап карый алдылар – бер-берсе белән берничә партия уйнадылар. Алар зур кызыксыну белән уйнарга өйрәнделәр, хәрәкәтләр һәм алымнар турында уйладылар, партия ахырына якынлашканда дәртләнеп, дуслары өчен җан аттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев