Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада сәламәтлек турында әңгәмә узды

Сәламәтлек – кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк. Шуңа күрә балачактан ук үз сәламәтлегеңә сак карарга кирәк.

"Татарстанда Җәй" республика проекты кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чара сәламәтлек турында әңгәмәдән башланып китте, тәмәке тарту, алкоголизм кебек зарарлы гадәтләрнең куркынычы, наркомания һәм СПИД проблемалары, тормышта ничек абынмаска икәнлеге турында сөйләштеләр. Сәламәт туклану, үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Балалар физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен файдалы булуын белделәр. Алар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр.

Барлык кешеләргә дә үз ихтыярыңны ныгытырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, китап укырга, сәяхәт итәргә, иҗат белән шөгыльләнергә кирәк. Шулай ук чарада яшәвешнең, тормышның нинди якты, мавыктыргыч һәм файдалы була ала икәнен истә тотарга кирәклеген искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев