Мәмәтхуҗада сәламәтлек көненә багышланган спорт ярышлары узды
Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәламәт булу шәп!» - спорт уеннары оештырдылар.
Кеше үз сәламәтлеген үзе булдыручы, саклаучы һәм кайгыртучы. Программа башында балалар сәламәтлек - кеше тормышында иң мөһим кыйммәт икәнен, шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, көн тәртибен, туклануны, чыныгуны дөрес үтәргә һәм, әлбәттә инде, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген белделәр. Чара барышында катнашучылар рәхәтләнеп шашка, шахмат уйнадылар, Дженга өстәл уены төзеделәр, шулай ук өстәл теннисында ярыштылар. Уен программасы бик күңелле, уйлап табучан үтте. Катнашучылар көндәшне төрле ысуллар белән җиңәргә бик зур тырышлык куйдылар. Нәтиҗәдә җиңүчеләр лаеклы призлар алды. Чара азагында барысы да истәлекле фотога төштеләр.
Мондый чаралар балаларга актив яшәү рәвешенең кыйммәтен һәм сәламәт һәм көчле булырга кирәклеген аңларга ярдәм итә. Алар командада эшли белүне үстерәләр, шулай ук җитезлек, тизлек, көч һәм чыдамлык кебек сыйфатларны күрсәтергә мөмкинлек бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев