Мәмәтхуҗада Раштуа очрашулары узды
«Татарстанда Кыш» республика проекты кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халык өчен «Раштуа очрашулары» күңел ачу программасы үткәрделәр.
Раштуа - искиткеч бәйрәм, ул безнең тормышыбызга шатлык һәм тылсым, могҗизалар көтү алып килә. Чарада катнашучыларга Кыш Бабай һәм Кар Кызы бәйрәмнең тарихын, халык традицияләрен искә төшерделәр. Раштуа очрашуы кунаклары Гайсәнең тууы һәм тормышы, Раштуа символы, тылсымлы Вифлеем йолдызы турында белделәр. Бәйрәмне дискотека белән дәвам иттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Бәйрәм искиткеч рухлы игелек һәм шатлык атмосферасында узды. Һәркем чарадан канәгать калды һәм яхшы кәеф алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев