Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада «Өмет шәме» акциясе үткәрделәр

Мәмәтхуҗа мәдәният, почта, җирле үзидарә хезмәткәрләре «Өмет шәме» акциясенә кушылдылар.

"Өмет шәме" безнең МХО зонасында булган солдатларыбызны җылыту символы. Акциядә катнашучылар бердәм булып блиндаж шәмнәре ясадылар.

Блиндаж шәме дүрт сәгатьтән алып сигез сәгатькә хәтле бертуктаусыз яна ала. Аның ярдәмендә палаткаларны җылытырга, киемнәрне киптерергә, су кайнатырга була. Сүндергәннән соң яңадан кабызыр өчен уңайлы.

Бөгелгән картонны, фитиль белән банкаларга куялар, парафин белән тутыралар. Кулланганда фитиль генә түгел, ә банканың эчлеге дә яна. Солдатларга бик файдалы әсбап килеп чыга.

Мәмәтхуҗалылар бу игелекле эшне алдагы көннәрдә дә дәвам итәргә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев