Мәмәтхуҗада кычкырып укулар узды
Мәмәтхуҗа авыл китапханәсендә Яңа ел алды рухы сизелә. Биредә ел саен үткәрелә торган бөтенроссия «Кычкырып яңа ел гаилә укулары.Тере классика», акциясе узды.Ул Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәрелә.
Бу искиткеч проект гаиләләрне ныгытуга гына түгел, ә һәрбер өйгә үзебезнең һәм чит ил классик әдәбиятына мәхәббәтне кайтаруга юнәлдерелгән. Тагын ул гаиләләргә Яңа елның тылсымлы бәйрәме белән бәйле яңа, җылы гаилә традициясен бүләк итәргә тиеш.
Бу көнне китапханәнең уңайлы диварларына үзләренең иҗаты белән уртаклашырга әзер гаиләләр җыелды. Үзләренең чыгышлары белән күп балалы Хәйруллиннар һәм Седовлар гаиләләре сөендерделәр. Седовлар гаиләсе, Кыш бабайга һәм Кар кызына әверелеп, барлык катнашучыларга бәйрәм котлавын укыды. Ә Хәйруллиннар гаиләсе күңелгә үтеп керерлек Яңа ел шигырьләрен тәкъдим итте.
Акциядә катнашучы гаиләләр дипломнар белән бүләкләнде. Мондый чаралар классик әсәрләрдә салынган мәңгелек кыйммәтләргә һәм зирәклеккә кагылырга ярдәм итә. Кычкырып уку гаиләләрне елдан-ел берләштереп, аларның йөрәкләрен җылылык һәм шатлык белән тутырырлык уңайлы йолага әйләнсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев