Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада көзге утырулар узды

Җыелышып, бергәләп утырулар - татарларда нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарага катнашучылар күңелле һәм дустанә аралашу өчен җыелалар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге утырулар үткәрделәр. Бәйрәм көзгә һәм елның шушы матур фасылына багышланган иде. Чәй өстәле артында катнашучылар балачакларын рәхәтләнеп искә алдылар, яшь чакта хезмәт көненнән соң утыруларга килүләре, бер-берсе белән яшьлек серләре белән уртаклашулары турында сөйләделәр. Һәр авылның үз утырмалары була. Алар үзләрен күрсәтү һәм башкаларга карау, такмаклар, җырлар җырлау, күңел ачуларда ярышу өчен җыелганнар.

Бу көнне дә күркәм ханымнар актив һәм шат күңелле булдылар. Алар игътибар белән күзәтеп кенә утырмадылар, ә викторинада һәм конкурсларда рәхәтләнеп катнаштылар. Иркен, эчкерсез атмосфера музыкаль номерларда күп кунакларның талантын ачарга мөмкинлек бирде.

Көзге утырулар кызыклы һәм файдалы булды, һәркемдә җылы аралашудан күркәм тәэсирләр һәм яхшы кәеф калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев