Мәмәтхуҗада юл хәрәкәте билгеләренә игътибар бирәләр
Хәзерге дөньяда юлларда бик күп һәлакәтләр була, һәм еш кына юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, бу һәлакәтләрдә балаларның да гаебе зур урын алып тора. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм билгеләре белән мөмкин кадәр иртәрәк танышырга һәм аларны ешрак кабатларга кирәк.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Юл билгесен бел» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире Алевтина Саттарова юл билгеләре, аларның кайда һәм ничек урнашуы турында сөйләде. Ул ни өчен авыл һәм шәһәр юлларында кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәклеген аңлатты, аварияләрдә балаларның еш зыян күрүен, аларның юл кагыйдәләрен үтәмәүдән, юл билгеләрен белмәү аркасында килеп чыгуын өйтеп үтте.
Чара ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһим дигән нәтиҗә ясадылар, чөнки бу кагыйдәләр һәрбер кешенең гомерен саклап калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев