Мәмәтхуҗада елның беренче юбилярын котладылар
85 - ул сан гына түгел, ул зирәклек һәм гаять зур тормыш тәҗрибәсе.
Хаҗиев Риф Вәгыйз улы 1941 елның 3 гыйнварында туган. Ул 27.11.12 дан Татар Мәмәтхуҗасы авылындагы мәчет имамы булып тора. Аны бу 85 нче юбилей көне белән Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин һәм Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова котладылар һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырдылар. Котлауларга шулай ук районыбыз имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин да кушылды, юбилярга изге теләкләрен җиткерде.

Юбилей белән котлап, күп еллар дәвамында аны тирә-юньдәгеләр яраткан һәм хөрмәт иткән гаҗәеп шәхес сыйфатларына соклануларын белдерделәр. Ул киң күңелле, игелекле, рухи шәхес, кайгыртучан һәм ышанычлы кеше. Авыр минутларда бик күпләргә ярдәм итә, зирәк һәм акыллы киңәшләрен бирә.
Олы бәйрәмегез белән! Озак еллар шатлыкта яшәгез, безнең янда булыгыз. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев