Мәмәтхуҗада чәй өстәле дусларны очраштырды
Татар мәдәниятендә бергәләп чәй эчү - ул җылыта, юата, татулаштыра, аралашуда берләштерә һәм яхшы кәеф бүләк итә торган чын ритуал.
Татарларда һәрбер табын чәй эчүдән башлана, ә берничә чынаяк чәй эчкәннән соң хуҗабикә ит ризыклары белән өстәл әзерли. Татарларда чәй эчү традициясе XVIII гасырдан башлана, ул вакытта чәй авырулардан дәва һәм кәефне күтәрү чарасы булып саналган. Бүген чәй тантаналары татарлар тарафыннан югары бәяләнә, һәр татар гаиләсендә саклана.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йоты хезмәткәрләре Пушкин картасы федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Татарларның чәй эчү традицияләре" дигән тематик программа үткәрделәр. Алар балаларга Азия Һәм Европада чәйнең килеп чыгышы турында сөйләделәр, шулай ук чарада катнашучылар төрле илләр һәм халыкларның, шул исәптән татарларның, чәй традицияләре, Россиядә самавырның ничек барлыкка килүе турында белделәр.
Кунакларга мәтрүшкә, иван чәй, алма, бөтнек, гөлҗимеш, фиточай кебек төрле чәйләр күргәзмәсен күрсәттеләр. Тематик сәгатьтә катнашучылар чәй кайнату серләре белән уртаклаштылар, нинди өстәмә үләннәрнең аны тагын да хуш исле һәм файдалы итүе турында сөйләделәр. Ләкин чәй өстәле артында очрашканда иң мөһиме - эчкерсез әңгәмәләр һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту мөмкинлеге.
Чара зур уңыш белән узды, барлык катнашучыларда да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев