Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада Билгесез солдатны искә алдылар

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Билгесез солдат көненә багышланган «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» дигән батырлык сәгате үткәрделәр.

Бу көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, хәрби батырлыгын һәм үлемсезлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. 

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган совет сугышчыларының батырлыклары, Кызыл Армиянең меңләгән сугышчылары һәм командирлары, аларның һәлак булган урыннарында ятып калулары турында сөйләде. Шулай ук әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең Хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануы белән таныштырды. Балаларга  Мәскәүнең Александр бакчасында урнашкан «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында мәгълүмат бирде.

Чара ахырында катнашучылар Ватанның исемсез геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев