Мәмәтхуҗада «Белемнең артыгы булмый!» - мәгълүмат сәгате үткәрделәр
2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.
Илнең фәнни-технологик үсеше хәзерге дөньяда мөһим роль уйный. Фән яңа белемнәрне һәм әйләнә-тирә дөньяны аңларга булыша, ә техника бу белемнәрне гамәлдә кулланырга ярдәм итә.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасында фәнни-техник прогресс елы кысаларында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина иң күренекле галимнәр һәм уйлап табучылар, кешеләрнең тормышын үзгәрткән мөһим ачышлар турында сөйләде.
Чара барышында балалар фән тарихы һәм Россиянең атаклы галимнәре К.Э. Циолковский, М.В.Ломоносов, Д.И.Менделеев, А. С. Попов, С.П.Королев һәм башкаларның фән һәм техника үсешенә керткән өлешләре белән таныштылар. Алынган белемнәрне «Галим-ачыш» уен — викторинасында беркеттеләр. Фәнни-техник алгарышның нәрсә аңлатканын, аның нинди этаплар узуы һәм гомумән фәннең нәрсә булуы турында сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев