Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада балалар әни-әбиләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр

Яз килүе һәрвакыт бик көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. Яз белән очрашканда ук безне шундый искиткеч бәйрәм - 8 Март көтә. Бу көнне әниләребезне, әбиләребезне, апаларыбызны гаҗәпләндерәсе һәм кызыклы бүләк белән сөендерәсе килә. Ә, билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк.

8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында балалар белән “Үз кулларың белән әнигә бүләк” дигән чәчәкләр ясау мастер-классы үткәрелде. Аның барышында балалар гадәти булмаган һәм матур чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юк. Димәк, бәйрәм көнендә әниләрен гаҗәпләндереп, балалар үзләре ясаган бүләкләрне шатланып бирәчәкләр.

Мастер-класста катнашучыларның һәрберсенең кабатланмас, җылылык һәм мәхәббәт белән тулган, матур, соклангыч һәм оригиналь чәчәге барлыкка килде, аларны балалар һичшиксез әниләренә һәм әбиләренә бүләк итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев