Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада акбур белән җәйне сүрәтләделәр

Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова «Акбур белән рәсем ясыйбыз» республика проекты кысаларында асфальтта рәсем ясарга яратучылар катнашында иҗади сәгать үткәрде.

Балаларга җәйне ничек итеп күз алдына китерүләре, ничек күрүләре һәм хис итүләре турында хыялланырга һәм рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар җәйге буяу төсләрен бик теләп чагылдырырга тырыштылар. Моның өчен алар төрле төстәге акбурлар кулландылар. Җәйнең матур көне кебек һәркемнең кәефе бик шат һәм кояшлы иде. Төсле акбур балаларга уйлаганнарын чагылдырырга ярдәм итте. Яшь рәссамнар яраткан хайваннарын, кояшны һәм болытларны, туган планетаны һәм, әлбәттә инде, Салават күпере ясадылар. Соңыннан балалар үзләренең ясаган рәсемнәре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев