Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗа хатын-кызлар «Мин сиңа лаләләр бүләк итәм...» бәйгесендә катнашты

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март килә. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, чәчәкләр белән матур.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Мин сиңа лаләләр бүләк итәм...» бәйге чарасы үткәрделәр.

Бу якты, язгы көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Алар өчен төрле конкурслардан, җыр башкарулардан, мини-сценалардан торган конкурс программасы әзерләнде. Әлбәттә, биюләрсез дә булмады, сөйкемле ханымнар өчен яшь чакларыннан музыкаль хитлар сайлап алынды. Чара барышында катнашучылар тулы бер буын символына әверелгән һәм безнең заманда үзенең популярлыгын югалтмаган җырлар белән таныштылар.

Чарада катнашучыларның барысына да яхшы кәеф, күтәренке рух һәм позитивлык бүләк ителде һәм бу кичә аларның озак вакытка истә сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев