Мәмәтхуҗа балалары юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап үттеләр
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗа балалары юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап үттеләр

Ел саен уздырыла торган «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре танып-белү сәгате үткәрделәр.

Җәй айларының иң кызу вакытында балаларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерү артык булмаячак. Бүгенне вазгыяттә һәр бала шуны белергә тиеш: дөрес йөри белмәүчеләр өчен урам куркыныч, һәм юлларда үз тормышыңны саклап калуның иң яхшы ысулы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларны юл хәрәкәте һәм светофор кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, җәяүлеләр һәм пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатлады. Бирелгән сорауларга балалар бик теләп җавап бирделәр.

Чара ахырында барлык балаларга да «Сак булыгыз машина» дигән белешмәләр бирелде.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев