Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗа авылының хөрмәтле кешесенә 85 яшь

Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин һәм Мәмәтхуҗа мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Мөнирә Нуруллинаны 85 яшьлек юбилее белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, һәрвакыт сәламәт булуын, якыннарының һәм туганнарының кайгыртуында озак еллар яшәвен теләделәр.

Нуруллина Мөнирә Дәүли кызы 1941 елның 25 июлендә Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Татар Мәмәтхуҗасы авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1941 елның июнендә фронтка китә һәм кайтмый, хәбәрсез югала. Аңа 7 яшь тулгач, ул Татар Мәмәтхуҗасы авылындагы мәктәпкә укырга керә һәм мәктәпне тәмамлау белән аңа совхозда кырчылыкта, аннары терлекчелектә эшләргә туры килә. 1967 елда Мөнирә апа авыл егетенә кияүгә чыгып, кыз бала таба. Мөнирә Дәүли кызы гомере буе «Красный Дол» совхозында эшли һәм 1996 елда лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Татар Мәмәтхуҗасы авылында кызы Айсылу тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев