Макылда халыкара кошлар көненә квиз-уен оештырдылар
Китапханәчеләр Надежда Першина һәм Мәдинә Хисамова Макыл урта мәктәбенең озайтылган төркемендә тәрбияләнүчеләргә кошларның төрләре, аларның гадәтләре, елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләделәр.
Китапханәнең яшь укучылары җирдә кошларның шулкадәр күп булуын, алар белән танышу өчен бер гомер җитмәячәген белделәр. Шулай ук балалар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүе белән таныштылар.
Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар «Шундый гаҗәеп кошлар» квиз-уенда катнаштылар, үзара белем һәм зирәклек буенча ярыштылар.
Соңыннан кәгазьдән кошчык ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Һәрбер бала биремне тырышып, бик яхшы үтәде.
Төрле кошлар турында сөйләүче китаплар һәм журналлар белән танышкач, чарада катнашучылар өйдә уку өчен китаплар сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев