Макылда сулыклар янында җаваплы тоту кагыйдәләрен ныгыттылар
Югары Ослан. Татарча

Макылда сулыклар янында җаваплы тоту кагыйдәләрен ныгыттылар

Җәй балаларга күп шатлыклар китерә — кояш, коену, уеннар, буш вакыт. Су -тереклек чыганагы, ләкин анда күп куркынычлар яшеренгән. Бәла-каза булмасын өчен, балалар су янында үзләрен ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш.

«Имин балачак» кысаларында Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Кичүне белмәсәң, суга кермә» дигән кисәтү – әңгәмә үткәрделәр.

Балалар су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, ачык табигый сулыкларда үз-үзеңне тоту вариантларын җентекләп тикшерделәр. Балалар мондый очракларда катгый рәвештә нәрсә эшләргә ярамаганын, табигатьтә үзеңне ничек тотарга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга кирәклеген белделәр.

Әлеге чараның максаты балаларның җәй көне сулыклар янында тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, үз гомерең һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышы өчен саклык, җаваплылык хисе тәрбияләү иде.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев