Физкультурачылар көне алдыннан Татар Макылы китапханәсе мөдире һәм Рус Макылы Яшьләр клубы методисты яшүсмерләр өчен спорт бәйрәме үткәрделәр.
Балалар эстафеталарда, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, физик активлыкны үстерүгә һәм спортка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Физик күнекмәләр белән даими шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, дисциплинаны һәм команда рухын үстерә.
Барлык катнашучылар да спорт бәйрәменнән призлар һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев