Макылда бөтендөнья пәрәвезендә сак булырга өйрәнделәр
Ул интернеттан файдалы мәгълүмат алуга һәм интернет челтәренең имин сайтларын куллануга багышланды.
Анда үзеңне саклау өчен кайбер кагыйдәләрне үтәү мөһим. Интернетта иң киң таралган янауларның берсе булып онлайн-мошенниклык тора. Еш кына мондый хәйләләрнең корбаны булып челтәрдә куркынычсыз тотыш нигезләре белән таныш булмаган һәм мәгълүмати-коммуникацион грамоталылыкның түбән дәрәҗәсенә ия кешеләр тора.
Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм яшьләр өчен злеге темага багышланган түгәрәк өстәл үткәрделәр. Аралашу барышында балаларны бөтендөнья пәрәвезендә сагалап торучы куркынычлар турында кисәттеләр. Катнашучылар җинаятьчеләр бара торган хәйләләр турында, алдакчыны ничек танырга һәм алдауга юлыксаң, нишләргә икәнен белделәр. Шулай ук тема буенча актив фикер алыштылар һәм күңелсез тәҗрибәдән мисаллар китерделәр.
Әңгәмә ахырында барысы да үзләрен кырыгалдарлардан ничек саклау турында мәгълүмат булган белешмәләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев