Макылда Әниләр көненә әзерләнәләр
Соңгы елларда «модалы» хобби - йорт шартларында сабын кайнату зур популярлык казана.
Макыл авыл мәдәният йортында "Сабынлы фантазия" мастер-классы узды. Мастер-классны ай ахырында булачак Әниләр көненә багышлап, кулдан сабын әзерләүче дизайнер Любовь Нугманова уздырды.
Чара барышында Любовь Александровна сабын кайнату теориясе, эшнең барышы турында сөйләде, әзер эшләнмәләрне күрсәтте.
Чараның практик өлеше бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Сабын эшләр өчен кирәкле чималны кисәкләргә кисеп, бүлү, эретү, соңыннан аңа төс һәм ис сайлау балаларда зур кызыксыну уятты. Сабынны төрле төстә итәргә теләүчеләргә сабырлык кирәк булды, чөнки берничә төсне матур итеп кушу мөһим иде. Барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Һәр катнашучы, сабын әзерләү һәм махсус формалар кулланып, үзенең уникаль сабын кисәген чәчәк рәвешендә ясады.
Йомгаклау этабы - әзер авторлык эшләрен рәсмиләштерү. Катнашучылар үзләренең сабын эшләнмәләрен матур бүләк пакетларына төрделәр. Балалар әниләренә бүләк кенә ясап калмадылар, дизайнер-мастердан үзләренә дә бүләккә сувенир алдылар. Ә иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясаган бүләк бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев