Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макыл урамнарында әкият геройлары йөргән

Макыл авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Маски» һәвәскәр театр берләшмәсе катнашучылары белән бергә авылдашлары өчен күркәм традицион «Иң нәфис кочаклашулар» акциясен үткәрделәр

Акциядә катнашучылар, 21 гыйнварда билгеләп үтелгән Халыкара кочаклау көне уңаеннан, авыл урамына чыктылар. Алар үзләренең кочаклары белән бер-берсенә күңел җылысы һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Бу көнне авыл кешеләре бик күп яхшы һәм күңелле сүзләр ишеттеләр. 

Кочаклашу көне - бик мөһим бәйрәм. Ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итә. Бу көннең бердәнбер традициясе барлык якыннарны, дусларны һәм танышларны ешрак кочаклау. Без үзебезнең рәхмәтебезне һәм шатлыгыбызны белдерәбез, кайгырту һәм кирәкле булу хисен бүләк итәбез.

Чара РФдә Гаилә елына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев