Макыл мәктәп яны лагеренда әйләнә-тирә мохит көне узды
Җәй - каникуллар һәм күңелле уеннар чоры гына түгел, табигатьне кайгырту өчен дә менә дигән мөмкинлек. Лагерьда әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган тематик көн узды.
Һәр көн гадәти зарядкадан түгел, ә «сәламәтлек минуты»ннан башлана. Лагерьда энтеровирус инфекциясен профилактикалау буенча актив эш дәвам итә, һәм иң күңеллесе — бу эштә төп ярдәмчеләр балалар үзләре. Һәр иртә температураны үлчәүдән башлана. Бу көн саен сәламәт һәм яңа маҗаралар өчен тулы көч белән башлауга ышанычлы булырга ярдәм итә. Чиста куллар кагыйдәсе дә мөһим булып кала бирә. Расписание буенча һәм һәр ашау алдыннан отрядлар юынгычларга чиратка тезелә. Хәзер чиста куллар -тәрбияләнүчләрнең чын сыйфат билгесе ул.
Алар бер көннәрен иң мөһим темаларның берсенә — табигатьне саклауга багышладылар. Экология көне кысаларында отрядлар чын коткаручылар һәм тикшеренүчеләр командаларына әверелде.
Ул көн менә ничек үтте:
- «Планета – безнең уртак йортыбыз» танып белү әңгәмәсе. Балалар урманнарны һәм сулыкларны саклауның ни өчен шулкадәр мөһим булуын, чүп-чарны ничек дөрес сортларга аерырга һәм һәр кеше нинди өлеш кертә алуын белделәр.
- «Эко-квест» интеллектуаль уенында отрядлар викторинада хайваннар, үсемлекләр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап биреп ярыштылар.
- «Планетаны саклыйк!» иҗат остаханәсе. Алган белемнәрне һәм хис-кичерешләрне ныгыту өчен плакатлар конкурсы оештырылды. Ватманнарда суны сакларга, чүпләмәскә һәм урман хайваннарын кайгыртырга өндәгән плакатлар туды. Эшләр бик якты, матур һәм чын-чынлап эчкерсез килеп чыкты.
Бу көн табигатьне саклаучы булу күңелсез бурыч түгел, ә кызыклы һәм мөһим эш икәнлеген күрсәтте. Әйдәгез, уртак йортыбызны алга таба да саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев