Макыл мәктәбендә ата-аналар балаларның туклану сыйфатын тикшерделәр
Мәктәптә туклануга ата-аналар контроле - укучыларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) белем бирү оешмасы җитәкчелеге белән берлектә балаларның туклануын оештыруны тикшереп тору хокукы. Аның максаты -укучыларны баланслы туклану, санитария-гигиена таләпләрен үтәп, ризыкларны сыйфатлы әзерләү белән тәэмин итү.
А.П.Исаев исемендәге Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар комитеты вәкилләре тарафыннан укучыларны тукландыруны оештыру һәм тәэмин итүнең сыйфатына чираттагы җәмәгать контроле уздырылды. Контроль барышында ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен, аш залының санитар торышын, укучыларның туклану графигын тикшерделәр. Ата-аналар билгеләп үткәнчә, туклану рационы менюга туры килә. Аш залында сыйныф укучылары өчен өстәлләр әзер, утыру урыннары җитәрлек. Ашханә хезмәткәрләре эш вакытында гигиена нормаларын, ата-аналар билгеләгәнчә, балалар да шулай ук шәхси гигиена кагыйдәләрен үтиләр.
Укучыларның төшке ашын татып караганнан соң, ата-аналар ризыкларның сыйфатына, төрлелегенә һәм технологик әзерләүнең дөреслегенә уңай бәя бирделәр. Контроль нәтиҗәләре буенча кисәтүләр ачыкланмады.
Җитәкчелек мәктәп тормышына битараф булмаганнары өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев