Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Макыл балалары Югары Осланга кунакка килделәр

Макыл урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр кызыклы көн үткәрделәр. Алар «Осланның иске урамнары буйлап» җәяүле экскурсиядә, аннары «Ак җайдак» ат клубында булдылар.

Район үзәгенң тарихи урамнары буйлап экскурсия балаларга таныш урыннарга яңача карарга мөмкинлек бирде. Яшь сәяхәтчеләр Югары Осланның үткәне турында кызыклы фактлар белделәр, аның истәлекле урыннары белән таныштылар һәм борынгы биналар турында кызыклы тарихлар тыңладылар.

Танып-белү сәфәреннән соң балалар «Ак җайдак» ат клубына юл тоттылар. Монда аларны җылы кабул иттеләр һәм затлы хайваннар белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек бирделәр. Балалар атларны кишер белән сыйладылар, аларны тәрбияләү үзенчәлекләрен белделәр һәм бу гаҗәеп җан ияләрен якыннанрак күрә алдылар.

Чара укучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев