Макыл балалары язны каршылый
20 март - Җир көне. Бу бәйрәм кысаларында Макыл балалар бакчасында мастер-класс элементлары белән «Табигатьтә төрле могҗизалар бар» экологик сәгате узды.
Балалар бу көнгә багышланган «Урман йокыдан уянды, тагын безгә яз килде» дигән китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Язын табигатьтә нинди үзгәрешләр барганын алар инде беләләр: кар урынына яңгыр явар, җылы илләрдән кошлар очып кайтыр, көннәр озын һәм җылы булыр. Яз яшеллек китерәчәк, һәм табигать яңарачак. Ә безне тагын табигатьнең төсле, матур могҗизалары – күбәләкләр шатландырачак. Балалар күбәләкләрнең ничек кышлавын һәм кояшлы көннәр җиткәч күбәләкләргә әверелеп өйләргә килүләрен белделәр.
Китапханәче Г.Тукайның «Сабый һәм күбәләк» шигырен укыды, ул кызыксынучан бала белән күбәләк арасында күңелне нечкәртүче диалог булып тора. Анда табигать, тормыш һәм кешенең әйләнә-тирә дөнья белән үзара бәйләнеше темалары тикшерелә. Бала күбәләкнең тормышы турында сорау бирә, бу аның табигать һәм әйләнә-тирә күренешләр белән кызыксынуын ассызыклый. Шигырьнең төп фикере шунда: тормыш матур һәм гүзәл, ләкин тиз уза, һәм табигатькә игелек һәм мәхәббәт белән карарга кирәк.
Очрашу азагында балалар кәгазьдән күбәләкләрне ничек ясап була икәнен белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев