Макыл балалары һөнәрләр белән таныштылар
П.Исаев исемендәге Макыл урта мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» узды. Анда янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, табиблар турында сүз барды.
Балаларга коткаручылар хезмәтләренең авырлыгы, кирәклеге турында сөйләделәр. Бу шөгыль аларның кеше тормышының кыйммәте, шәфкатьлелекнең һәм үзара ярдәмләшүнең әһәмияте турындагы күзаллауларын тирәнәйтте. Мәктәп укучыларына күп кенә гадәттән тыш хәлләрдән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп котылып калырга мөмкин булуын искәрттеләр. Алар белән ни өчен авыр ситуацияләрдә бердәм эш итү мөһим, коткаручылар кем ул, алар нәрсә эшли, ни өчен кеше бу һөнәрне сайлый, дигән фикер алышулар узды. Укучылар чын геройларның тарихларын тыңладылар, интерактив биремнәрне үтәделәр һәм һәркемнең әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итүгә өлеш кертә алуы турында уйландылар.
Мондый дәресләр балаларда коткаручыларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләргә һәм дөньяны яхшырак итәргә омтылырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев