Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәктәпләргә хезмәт дәресләре кире кайта

Дәүләт Думасы бертавыштан мәктәпкә хезмәт дәресләрен кире кайтару өчен тавыш бирде.

Бу хакта шәхси телеграм-каналында парламентның түбән палатасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте. «Иң мөһиме: 2024 елның 1 сентябреннән хезмәт (технология) дәресе 1-9 сыйныфларда мәҗбүри булачак, - диде Дәүләт Думасы депутаты. Төзәтмәләрне 390 депутат хуплаган, ягъни 100% 

Моннан тыш, Дәүләт Думасы уку дәресләре вакытында телефоннарны куллануга кагылышлы төзәтмәләрне дә хуплады. Аларны укучыларның һәм мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына кулланырга мөмкин булачак.

Мәктәпләрдә урта һәм башлангыч сыйныфлар өчен мәҗбүри хезмәт дәресләрен кертүне элегрәк Дәүләт Думасының мәгариф комитеты хуплаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев